news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадагы «Каз өмәсе» этнофестивалендә: Җырлар да җырлыйбыз, казын да йолкыйбыз

Түбән Камадагы «Каз өмәсе» этнофестивалендә:  Җырлар да җырлыйбыз, казын да йолкыйбыз
Фото: «Татар-информ», Милена Новикова

Түбән Каманың Колмакчы авылында үткән «Каз өмәсе» этнофестивален оештыруда мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре эшләде. Алар йоланың башкарылышын күрсәтте, концерт номерлары тәкъдим итте.

«Әлеге этнофестивальдә икенче ел катнашам. Җырлар да җырлыйбыз, казын да йолкыйбыз, аннары уеннар да уйныйбыз һәм мастер-классларда да катнашып өлгерәбез. Һәр ел саен шулай зурлап үткәрелә. Яшьләр дә бик актив катнаша. Балаларга да бәйрәмнең асылын аңлатабыз. Гомумән, «Каз өмәсе» фестивале бик күңелле уза», – дип фикерләре белән уртаклашты Түбән Каманың мәдәният тармагы методисты Рания Газизова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул шулай ук көянтәгә казлар асып су буена төшү берникадәр авыр булуын, әмма бәйрәм вакытында гына түзәрлеген әйтеп узды. «Элек бит әле көн саен көянтә-чиләкләр белән суга йөргәннәр. Бәйрәм вакытында гына түзеп була ул», – диде әңгәмәдәш.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Каз өмәсе» бәйрәмендә беренче тапкыр катнашабыз. Бәйрәм рухы һәм мохите бик ошый», – диде Түбән Каманың «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле артисты Тимур Саматов.

Чара җыр-моң, биюләр, табышмак һәм такмаклар әйтешүләр белән барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot