news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камадагы «Каз өмәсе» этнофестивалендә яу кырындагы хәрбиләргә рәхмәт белдерәләр

Түбән Камадагы «Каз өмәсе» этнофестивалендә яу кырындагы хәрбиләргә рәхмәт белдерәләр
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

22 ноябрь көнне Түбән Каманың Колмакчы авылында булачак «Каз өмәсе» фестивалендә махсус хәрби операциядәге ватандашларның гаиләләренә дә игътибар бүленәчәк һәм хөрмәт күрсәтеләчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина белдерде.

«Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга рәхмәт белдерү йөзеннән аларның гаиләләренә рәхмәт әйтү – традициягә әверелгән блок. «Каз өмәсе» этнофестивале кысаларында бу үзгә бер традиция сулышын алды. Быел Россия Федерациясе Президенты указы белән барган Ватанны саклаучы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее елында аеруча бу күренеш мөһим», – дип сөйләп үтте ул.

Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры, этнофестивальне оештыручы Гөлназ Арсланова, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләсенә һәр елдагыча каз биреләчәген дә өстәде.

Фестивальнең максатлары булып, традицион мәдәниятне саклау, өйрәнү һәм популярлаштыру, яшьләрне халык мирасына тарту, Колмакчы авылының һәм анда яшәүчеләрнең потенциалын күрсәтү тора. Фестивальне оештыручылар мондый масштаблы чараны үткәрү – 1987 елда ук төзелгән авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясау зарурлыгына игътибарны җәлеп итәр, дип тә өметләнәләр.

Чарада меңнән артык кеше катнашачак, диләр. Ул 10.00 сәгатьтә башланып китәчәк һәм 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot