news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада зебра буенча юл аша чыккан кызны машина таптаткан

Кичә Түбән Камада Шинниклар проспектында «Гаилә» паркы каршында кичке сәгать 8 тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булган.

Дәүләт автоинспекциясенең Түбән Кама пропаганда бүлегендә хәбәр итүләренчә, Volkswagen автомобиле белән идарә итүче 32 яшьлек ир-ат зебра аша чыгып барган 17 яшьлек кызга юл бирмәгән һәм таптаткан.

Зыян күрүчене авыр имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар. Хәзер юл -транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләрен тикшерәләр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot