news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада ЗАГС органы оешуга 105 ел тулуны билгеләп үттеләр

Түбән Камада ЗАГС органы оешуга 105 ел тулуны билгеләп үттеләр
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камада ЗАГС органының 105 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмдә Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина катнашты.

Никахлашу сарае фойесында белгечләр кунакларны һәм ЗАГС ветераннарын каршы алды. Шулай ук залда ретро-күргәзмә әзерләнгән иде. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Тантананы 90нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ачты. ЗАГС бюросының беренче мөдире Нина Тарасовага, аннан соңгы җитәкчеләргә — Фирания Котдусовага һәм Бэлла Махотинага, хезмәт ветераннарына рәхмәт белдерелде. Чара хезмәткәрләрне бүләкләү белән дәвам итте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot