news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада юморист язучы Илдар Хәйруллин вафат

Түбән Камада күренекле язучы-юморист Илдар Хәйруллин вафат булды. Аңа 64 яшь иде. Бу хакта «НТР 24» телеканалы хәбәр итә.

Илдар Хәйруллин таркау склероз чире белән авырды һәм ул инвалидлар коляскасында гына хәрәкәт итте. Авырлыкларга карамастан, ул авыруы белән көрәшүен һәм иҗат белән шөгыльләнүен дәвам итте. 

Фото: © «НТР 24»

Туганнары һәм дуслары сүзләренә караганда, авыр хәлдә калган кешеләр өчен ул үрнәк булган. «Мине инвалид дип сөйләү кирәкми, мин ярдәмгә мохтаҗ [кеше] түгел, ә язучы», – дип әйтә торган булган ул.

Илдар Хәйруллин Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, биш китап авторы. Аның хикәяләре газета - журналларда басылып чыкты, алар радиода укылды. Моннан тыш, ул Түбән Каманың «Туган як» газетасы штаттан тыш хәбәрчесе булып эшләде. Бишенче сентябрьдә язучыга 65 яшь тулган булыр иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot