news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада юлны светофорның кызыл төсенә чыгып баручы 8 яшьлек малайны машина бәрдергән

Түбән Камада юлны светофорның кызыл төсенә чыгып баручы 8 яшьлек малайны машина бәрдергән
Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе

Бүген Түбән Каманың Тынычлык проспектында җиңел машина 8 яшьлек малайны бәрдергән. Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе шул турыда хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте 109 нчы йорт каршында 12.45 сәгатьтә булган. «Renault» машинасы белән идарә иткән 32 яшьлек йөртүче светофорның кызыл төсенә юл аша чыгып баручы малайны бәрдергән.

Баланы Түбән Кама Район үзәк хастаханәсе реанимациясенә салганнар. Аның баш мие селкенгән һәм умрау сөяге сынган.

Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, Түбән Кама шәһәр прокуратурасы тикшерү башлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot