news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада юлларны ремонтлау буенча блог-тур үткәрелде

Түбән Камада юлларны ремонтлау буенча блог-тур үткәрелде
Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камада яшәүчеләр өчен юл инфраструктурасын төзекләндерү кысаларында, шәһәр буенча блог-тур үткәрелде. Юлларны капиталь ремонтлау, «акыллы» светофор кую, җәяүлеләр йөрү урыннарын, тротуар һәм велосипед юлларын җиһазлау планнары турында сөйләштеләр.

Очрашуда блогерлар һәм активистлар да катнашты. Экспертлар булып, «КПБ» МУП директоры Рафаэль Демидов һәм «ДЕЗ» МБУ директоры вазифасын башкаручы Айрат Наскаев чыгыш ясады. Алар шәһәр халкының барлык сорауларына да җавап бирде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Һәркем үзен халык инспекторы ролендә сынап карады һәм үз тәкъдимнәрен әйтә алды. Түбән Камада яшәүчеләр бергәләп Химиклар пр., Вахитов пр., Бакый Урманче ур., Төзүчеләр пр., Тынычлык пр., Вокзал ур. буйлап узды. Белгечләр җәяүлеләрнең һәм машина йөртүчеләрнең куркынычсыз һәм уңайлы хәрәкәтен тәэмин итү өчен нинди эшләр алып барылуы турында сөйләде, быелгы елга планнары белән уртаклашты.

Катнашучылар «патруль» вакытында туктап, үз күзләре белән юлларны салкын асфальт белән ремонтлауны карады. Бу юнәлеш буенча өлешчә эшләр өч атна элек башланган, әмма һава шартлары шәһәрнең барлык урамнарына тулы күләмдә чыгарга мөмкинлек бирмәгән. Хәзер исә эш актив дәвам итә. Эшләр план буенча да, Түбән Кама халкының мөрәҗәгатьләре буенча да, «Халык контроле» системасы аша да башкарыла.

Җылы көннәр башлангач, эшчеләр капиталь ремонтка керешәчәк. Шулай итеп, тиздән юл полотносын реконструкцияләү Тынычлык, Вахитов проспектлары һәм Бакый Урманче урамы буенча узачак. Нәкъ менә шушы участоклар буенча түбәнкамалылардан мөрәҗәгатьләр күп килә.

Шулай ук «юл патруле» катнашучыларына «акыллы» светофор турында да сөйләделәр. Хәзер инде кайбер светофорларда махсус камералар урнаштырыла, алар транспорт агымын күзәтәчәк һәм аларны көйләячәк.

Быелгы тагын бер яңалык - термопластик юл билгеләрен кую. Бу технология зур шәһәрләрдә күптән кулланыла һәм буяу белән чагыштырганда озаккарак чыдый. Түбән Камада технологияне узган ел капиталь ремонт үткәрелгән юлларда сынап карау планлаштырыла. Шулай ук белгечләр киләчәктә җәяүлеләр йөрү урыннарында проекцияле зебра урнаштыру мөмкин булуын билгеләп үтте.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100