Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада юлларны капиталь ремонтлауга миллиард сумга якын акча биреләчәк
Түбән Камада юлларны капиталь ремонтлауга 910,5 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Гомумән алганда, шәһәрдә 4 километр 220 метр юл-урам челтәре төзекләндереләчәк. Бу турыда мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Капиталь ремонтны Химиклар проспектыннан Тынычлык проспектына кадәр Бакый Урманче урамының бер өлешендә, Вахитов проспектының бер өлеше — Химиклар проспектыннан Тынычлык проспектына кадәр, Мурадьян урамының бер өлеше — Тынычлык проспектыннан Менделеев урамына кадәр һәм Тынычлык проспектының бер өлеше — Вахитов проспектыннан Төзүчеләр проспектына кадәр үткәрү планлаштырыла. Монда шулай ук боҗра да ремонтланачак.
Моннан тыш, Түбән Камада тротуарларга, автобус тукталышларына һәм велосипед юлларына капиталь ремонт ясарга, светофорлар урнаштырырга планлаштыралар. Яңа светофорлар Бакый Урманче урамында һәм Тынычлык проспектында барлыкка киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз