news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән һәм өч кеше зыян күргән

Бүген иртән Түбән Кама шәһәре Соболековская урамында җитди авария булды. Биредә өч автомобиль – Mazda, Renault һәм «Нива» бәрелешкән.

Көчле бәрелүдән читкә очкан япон җиңел машинасы каршына багана туры килгән, ә француз автомобиле юл кырыена төшеп ауган.

«Renault автомобилендә бер кеше һәлак булды. Mazda салонында кысылып калган бер кешене чыгардылар. Барлыгы өч кеше зыян күрде», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, беренче мәгълүматларга караганда, Mazda машинасын йөртүче юлда каршы якка чыккан һәм Renault, «Нива» машиналары белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә Renault машинасының йөртүчесе һәлак булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100