news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада юл фаҗигасендә ике кеше үлгән

Бүген иртән Түбән Камада өч җиңел автомобиль һәм «КамАЗ» катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Анда ике кеше үлгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәнең ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

«Татар-информ» юл һәлакәтендә 1 кеше үлде, 3 кеше имгәнде дип хәбәр иткән иде.

Хокук саклаучылар юл-транспорт һәлакәтенең 06.14 сәгатьтә булганын ачыклады. «ВАЗ 2114» йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм ундүртенче модельле «Лада» автомобиленә, аннары Mitsubishi автомобиленә килеп бәрелә. Соңыннан «ВАЗ 2114» машинасы «КамАЗ» йөк машинасы белән бәрелешә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәнең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илдар Әхмәтҗанов сүзләренчә, авариядә ике кеше үлгән. «ВАЗ 2114» автомобиленең пассажиры авария урынында ук үлгән, 19 яшьлек йөртүче хастаханәгә озатылган, соңрак шунда вафат булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot