news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада югалган балалар көненә багышланган чара була

25 майда Түбән Камада югалган балалар көненә багышланган чара узачак. Бу хакта «Туган як» сайтында Фәридә Зарипова яза.

Түбәнкамалыларны 12 сәгатьтә «Гаилә» паркына чакыралар, дип хәбәр итә «След» җирле эзләү отряды.

Халыкара югалган балалар көне Россиядә 2012 елдан бирле билгеләп үтелә. Истәлекле дата җәмәгатьчелекнең игътибарын балигъ булмаганнарның югалуы проблемасына җәлеп итү өчен булдырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot