news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада җыештыручыга пычак кадаган яшүсмерне махсус мәктәпкә күчергәннәр

Түбән Камада җыештыручыга пычак белән һөҗүм иткән Түбән Кама яшүсмерен махсус мәктәпкә өч елга күчергәннәр. Бу хакта «Татар-информ» ның яшүсмерләрне һәм яшьләрне диверсия-террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүне профилактикалау чаралары турындагы матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәге башлыгы урынбасары Роман Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.

«Аңа карата үтерүгә омтылу турында җинаять эше кузгатылган иде, ләкин аны реабилитацияләми торган нигезләр буенча, ә нәкъ менә җинаять җаваплылыгының яше җитмәү сәбәпле туктаттылар. Ул ябык типтагы уку йортына өч елга урнаштырылган», - дип сөйләде Роман Мөхәммәтҗанов.

Ул өстәп әйткәнчә, тоткарланучыларның күбесе үзләре дә билгеле бер дәрәҗәдә корбаннар булып тора.

«Алар үз яшьтәшләре-рәнҗетүчеләр һәм аларны җинаять кылуга кадәр җиткергән даими мыскыллаулар турында сөйлиләр. Кемдер әти-әниләре белән мөнәсәбәтләрдә проблемалар турында сөйли. Тоткарланучыларның берсе дә, аңлашылмаучанлыкка сылтап, алар белән проблемалар белән уртаклашмаган. Нәтиҗәле яклау һәм ярдәм чараларын таба алмыйча, әлеге яшьләр интернетка мөрәҗәгать иткән, анда Колумбайнны* пропагандалаучы ресурсларда фикердәшләрен тапканнар», - дип өстәде ул.

Элегрәк «Татар-информ» Түбән Каманың 37 нче лицеенда иртән 13 яшьлек укучының җыештыручыга пычак белән һөҗүм итүе һәм аның кулын имгәтүе турында хәбәр иткән иде. Шәһәр башлыгы хәбәр иткәнчә, яшүсмер – 7 нче сыйныф укучысы – полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан оператив рәвештә тоткарланган.

*Россия Федерациясе Югары Судының 2022 елның 2 февралендәге Карары белән «Колумбайн» Халыкара яшьләр хәрәкәте террорчылык оешмасы дип танылды. Аның эшчәнлеге РФ территориясендә тыелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot