news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яшүсмерләр өчен мобиль уеннар турниры узачак

14-15 августта Түбән Кама районының «Алдынгылар йорты»нда Мобиль Алдынгылар лигасы үткәреләчәк. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 14-18 яшьлек яшүсмерләр катнаша ала, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Уенчылар, бишәр кешелек командаларга бүленеп, Standoff 2 мобиль уенында көч сынашачак. Турнирда катнашу өчен 12 августта 17:00 сәгатькә кадәр теркәлергә кирәк: https://forms.yandex.ru/u/6a671f106d2d7312f916f86b/

Мобиль Алдынгылар лигасы – Татарстанда яшүсмерләр өчен оештырылган беренче мобиль уеннар лигасы. Биредә катнашучылар уен стратегиясе һәм тактика төзү осталыкларын күрсәтә, аралаша һәм яңа дуслар таба ала.

Турнир ике этапта оештырыла. 14 августта сайлап алу ярышлары үткәреләчәк. Аларның нәтиҗәсендә сигез команда финалга чыга. 15 августта үткәреләчәк гала-турнирда Түбән Кама лигасы җиңүчесе билгеләнә. Җиңүче команданы акчалата бүләк көтә.

Бер уен раунды 40-60 минут дәвам итәчәк. Командалар үзләре белән җанатар буларак дусларын һәм якыннарын да чакыра ала. Сайлап алу этабында махсус уен станцияләре эшләячәк.

Команда биш уенчыдан торырга тиеш. Уенчылары җитмәгән командалар өчен фикердәшләр табу чаты булдырылган.

Лига һәм киләсе турнирлар турында тулырак мәгълүматны Татарстандагы «Алдынгылар хәрәкәте»нең социаль челтәрләрендә белергә мөмкин: https://vk.ru/mypervie16

news_right_1
news_right_2
news_bot