news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яшүсмер батып үлгән

Түбән Кама прокуратурасы Кама елгасында яшүсмернең үлеме факты буенча тикшерү оештырды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Ачыкланганча, бу вакыйга көндез «Вишневый сад» ял базасыннан ерак түгел булган. Малай сыйныфташлары белән су коенырга килгән. Бу урын су коену өчен җиһазландырылмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot