news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Яшьләр көнен 29 июньдә билгеләп үтәләр

Түбән Камада Яшьләр көнен 29 июньдә билгеләп үтәләр
Фото: https://nkamsk-rt.ru

Түбән Камада 29 июньдә Яшьләр көненә багышланган бәйрәм оештырыла. Чаралар 4 урында - экстрим-паркта, «Кояшлы алан»да, Кызыл Чишмә бистәсендәге Кама яр буенда һәм «База» үзәгендә узачак. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлназ Арсланова сөйләде. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.

Экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар уза, Мурадьян урамындагы «Кояшлы алан» да көч һәм акробатик трюклар күрсәтеләчәк, яр буенда мастер-класслар, машиналар һәм мотоцикллар күргәзмәсе, «сәламәтлек ноктасы», яшь гаиләләрне хөрмәтләү һәм 29 июньдә никахларын теркәгән яшь парларны котлау оештырыла.

«База» үзәгендә кулинария сәнгате буенча гаилә фестивале үткәрелә.

Бәйрәм ахырында чакырылган артистлар чыгышы һәм салют булачак. Бу көнне чыгыш ясаячак йолдызлар исеме әлегә хәбәр ителмәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100