news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яшьләр һәм өлкәннәр Корбан ашы оештырдылар

Түбән Камада яшьләр һәм өлкәннәр Корбан ашы оештырдылар
Фото: "Туган як" газетасы

Түбән Кама мөселманнары Корбан ашы мәҗлесенә җыелды. Мондый очрашуларны шәһәрдә инде 20 елдан артык үткәрәләр. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.

Традиция буенча, Корбан ашы вәгазьдән башланды. Бәйрәмгә 100гә якын кеше җыелган. Аларның яртысы – яшьләр. Татар һәм төрки халыкларның милли конгрессы Президенты Рөстәм Ямалеев әйтүенчә, хәзер яшүсмерләр намаз укый һәм ураза тота. Әмма бу очрашу үз динеңне тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итәчәк.

Шулай ук яшьләрнең уңышларга ирешкән өлкән буын эшлеклеләреннән яңа белемнәр алу мөмкинлеге дә бар. Бу татар һәм төрки халыкларның Милли конгрессы белән кече һәм урта бизнес берлеге арасындагы килешү нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Корбан ашы елына өч тапкыр үткәрелә. Ураза бәйрәмендә узган очрашуда татар теле укытучылары бүләкләнде. Бу юлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырылды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot