Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада БПЛА һөҗүме видеосын тараткан ир-ат тоткарланган
Түбән Камада яшәүче ир-атны БПЛА һөҗүме видеосын интернетка урнаштырган өчен тоткарлаганнар.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 33 яшьлек ир-ат Түбән Каманың бер сәнәгать предприятиесенә пилотсыз очкыч һөҗүме шаһиты булган. Булган хәлне күреп, ул видео төшергән һәм аны һәркем файдалана алырлык интернет-бергәлеккә урнаштырган. Башка кулланучыларның тискәре реакциясеннән соң ул үз публикациясен бетергән.
Ир-атның шәхесе бик тиз ачыкланган, аны тоткарлаганнар һәм закон бозуга юл куймау турында прокурор кисәтүе ясалган.
«Ир-атның гамәлләре Татарстан Республикасы Рәисенең 2025 елның 20 августындагы 695 номерлы Указын бозу булып тора, ул пилотсыз очкычлар эшчәнлеге белән бәйле мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чаралары, мәгълүмат – телекоммуникация челтәрләре, шул исәптән «Интернет» челтәре, социаль челтәрләр, хәбәрләшү сервисларына урнаштыруны һәм таратуны тыя», - дип аңлаталар Эчке эшләр министрлыгында.
Элегрәк Түбән Кама мэры Радмир Беляев та БПЛА һөҗүмнәре турындагы мәгълүматны тарату өчен җаваплылык каралганлыгын искәрткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз