news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яшәүчеләрне Пушкин исемендәге сквер турында фикер алышырга чакыралар

Түбән Камада Пушкин исемендәге скверның нинди булырга тиешлеге турында фикер алышу өчен шәһәр халкы белән очрашу уза. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара 5 майда Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә (Тукай ур., 31) 17 сәгатьтә узачак. «Туган як» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Очрашуны Түбән Каманың баш архитекторы Равил Сафиуллин алып бара.

Искәртик, хәзер Мәктәп бульварында реконструкция бара, өченче мәктәп белән «Ковер» үзәге арасындагы скверны Пушкин скверы итәргә телиләр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot