news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшәүчеләргә яңа мәчет һәм чиркәү проектын күрсәттеләр

Түбән Камада яшәүчеләргә яңа мәчет һәм чиркәү проектын күрсәттеләр
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Узган елның көзендә Түбән Камага керү юлында шәһәр мөселманнары һәм христианнары бергәләп мәчет һәм чиркәү төзү урынына символлар салды. Монда «Дини капка» төзелә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында шәһәрнең баш архитекторы Равил Сафиуллинга сылтама белән хәбәр ителә.

Омшанка елгасының уйсулыгы шәһәргә керү урыны гына түгел, ә шәһәр чите дә, монда санитар-күзәтү зонасының чиге уза һәм төзелеш алга таба бармаячак.

Мисал өчен, шәһәрнең баш архитекторы Вахитов проспекты өстендә, күзәтү мәйданчыгы оештырып, җәяүлеләр күпере белән сул һәм уң якның җәяүлеләр юлын тоташтырырга тәкъдим итә. Шулай ук ике тигез кыйммәтле гыйбадәтханәне бердәм композицион алымнарда (төс, материал) төзергә җыеналар.

«Комплексның архитектура-шәһәр төзелешенең тышкы күренеше әзер. Монда әлегә гыйбадәтханәләрнең зурлыгы шартлы рәвештә күрсәтелгән», - дип яза Равил Сафиуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Хәзерге вакытта епархияләр белән архитектура чишелешләрен эзләү буенча уртак эш алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100