Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада яшәүчеләр «Җиңү трамвае»нда утырып йөри ала
5 май көнне Түбән Камада шәһәр халкы тематик яктан бизәлгән «Җиңү трамвае»нда утырып йөри алачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында патриотик үзаң һәм гражданлык формалаштыру максатыннан, шәһәрнең Үзәк китапханә системасы түбәнкамалылар өчен «Җиңү трамвае»нда тарихи фактларга багышланган тематик экскурсия оештыра.
Шулай ук Яшьләр һәм яшүсмерләр клублары хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүчеләр шәһәр халкына сугыш еллары шигырьләрен һәм җырларын, мавыктыргыч интерактивлар һәм викториналар тәкъдим итәчәк.
Түбән Каманың Үзәк китапханә системасы оештырган беренче рейс деподан 10:00 сәгатьтә 2нче трамвай маршруты буенча барачак. 10:30 сәгатьтә трамвай Кызыл Чишмә бистәсеннән китәчәк.
Яшьләр (яшүсмерләр) клубы үзәге оештырган икенче рейс деподан 14:00 сәгатьтә кузгала. 14:30 сәгатьтә трамвай Кызыл Чишмәдән китә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз