Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада яшәүчеләр махсус хәрби операция хәрбиләре өчен маскировкалау челтәре үрә
Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировкалау челтәрләре үрә. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Барча кешеләр берләшеп, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм кулы сузганда, аларга көчләреннән килгәнчә булышканда, Югары Чаллы авылы халкы да бу эштән читтә калмый. Ике ел ярым дәвамында берничә тапкыр авыл халкыннан гуманитар ярдәм җыеп озатылды, окоп шәмнәре ясап жибәргәннәр.
Апрель аеннан маскировкалау челтәрләре үрә башлаганнар. Дистәдән артык челтәр үреп, Запорожье, Донецк якларында хезмәт итүче хәрбиләргә җибәргәннәр.
Хәзерге вакытта 25нче дивизия егетләре өчен маскировкалау челтәрләре үрәләр. Бу эшне авылда яшәүче Гөлнур Зыятдинова, Флүсә апа Садыйкова оештыра.
«Авыл халкы ярдәме белән материалларга акча жыела. Атнага ике-өч тапкыр кызлар, апалар жыелышып челтәрләр үрә. Хәтта 85 яшьлек Миңнурый апа Гыйльметдинова да килеп, челтәр үрүдә үз өлешен кертте. 70 яшен тутырып килүче Изалия апа Хәйруллина белән Фәния апа Сафиуллина бу эшләрдә бик активлык күрсәтә — һәрвакыт киләләр, аларны яшьләргә үрнәк итеп куярлык», диелгән хәбәрдә.
«Менә шулай яше-карты бергә, бердәм булганда гына без жиңүгә ирешә алабыз. Һәм авылдашларыбызның моңа үз өлешләрен кертүләре барыбыз өчен зур горурлык», – диде Югары Чаллы авылыннан Сәрия Абдуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз