news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшәүчеләр Донбасска 3 тонна гуманитар ярдәм җибәрде

Түбән Камада яшәүчеләр Донбасска 3 тонна гуманитар ярдәм җибәрде

Түбән Камадан гуманитар ярдәм төягән «Газель» Донбасска килеп җитте. Йөк җыюда районда яшәүчеләр, иҗтимагый оешмалар һәм волонтерлар катнашты. Посылка алучылар, шул исәптән алгы сызыктагы хәрбиләр рәхмәт сүзләре юллаган.

«Түбән Каманың 25нче мәктәбенә хатлар, посылкалар өчен рәхмәт, алар безгә кирәк, укыячакбыз», - диләр хәрби хезмәткәрләр. Балаларның хатлары хәрбиләр арасында бик кадерле, аларның җылы сүзләре чын-чынлап җылыта, дип белдерәләр.

Түбән Камадан Донбасска шундый хатлар салынган якынча 10 тартма китерделәр. Ләкин бу йөкнең бер өлеше генә. Биредә матди ярдәм дә күп, мисал өчен, госпитальгә карават, техника өчен запас частьләр, тәгәрмәчләр һәм өйдән исемле посылкалар күп.

«Тугандаш татар халкына рәхмәт белдерәм. Мин Тунгус кушаматлы хәрби. Барыгызга да безне ташламаган өчен рәхмәт», - ди ул.

Ике машина да Түбән Камадан узган атнада китте. Ике очракта да транспортны Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин бирде. Бу юлы 3 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыелган иде.

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, Донбасска йөрәк кушуы буенча килгән волонтерлар иң югары бүләкләргә лаек.

«Йөрәк кушуы буенча авыручыларга, хосписларга ярдәм итүче, хокук тәртибен саклаучы, табигать турында кайгыртучы, гомумән, үз тормышының шактый өлешен башкаларга - ярдәмгә мохтаҗ булганнарга багышлаучы, кемнеңдер ярдәмгә мохтаҗ булуын сизүче кешеләргә безнең мөнәсәбәтне җиткерерлек сүзләр табуы кыен. Бу – безнең волонтерлар, ә алар 21 миллионнан артык кеше - бу безнең зур ил халкының 15 проценттан артыгы. Бу бер армия, бик зур армия», – дип белдерде ул «Без бергә» Халыкара волонтерлар көнендә.

Материал Надежда Баһаутдинова катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100