news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшәүчеләр «Ак каен» мәчете территориясендә узган өмәдә катнашты

Түбән Камада яшәүчеләр «Ак каен» мәчете территориясендә узган өмәдә катнашты. Бу хакта «Туган як» хәбәр итә.

Шәһәрдәге өченче мәчет — «Ак каен» төзелеше дәвам итә. Имам Рәйхан хәзрәт җитәкчелегендә 20гә якын кеше төзелеш материалларын урнаштырды, чүп-чар җыйды, территорияне тәртипкә китерде. Бүгенге көндә «Ният» хәйрия фонды акчасына мәчет идәннәрен җәю эшләре башланды.

Сүз уңаеннан, узган атнада мәчет бинасына җылылык биргәннәр иде. Сантехника эшләрен башкарган «Маяк-НК» компаниясе җитәкчесе Нәфис Ибраһимов сүзләренчә, тиешле органнардан рөхсәт алынган. Җылылык бирү белән, мәчет бинасында эчке бизәү эшләре башлана.

«Тик шунысы да бар, җылылык һәм су бирелү белән бергә, алар өчен түләү кәгазьләре киләчәк. Мәчет биналары дәүләт балансында түгел, аларны мәхәллә кешеләре үзләре тота. Төзелеш эшләре кебек үк, түләүләр халыкның игелеге, юмартлыгы хисабына бара», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100