news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшәүче үз проектын гамәлгә ашыру өчен миллион сум акча алырга мөмкин

Түбән Камада яшәүчеләр 20 апрельгә кадәр Россия яшьләренең грантлар конкурсына читтән торып гариза җибәрә ала. Грантның максималь күләме 1 миллион сум тәшкил итә.

Оештыручылар 18 номинация буенча проектлар кабул итә, шул исәптән быел гына барлыкка килгәннәре дә бар. Алар - «Тәҗрибә уртаклашыгыз», «Киләчәккә өлеш кертегез», «Туганнар, яратканнар». Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Конкурста Россия Федерациясенең 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләре катнаша ала. Бер номинациядә бердән артык гариза бирергә рөхсәт ителми. Гаризаны сайтта бирергә мөмкин.

Конкурс 2011 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә 100 меңнән артык гариза җибәрелгән, шуларның 24 меңе иң яхшылары дип танылган. Аларны гамәлгә ашыру өчен грантлар алынган, аларның суммасы 15 миллиард сум тәшкил итә.

Конкурс турында нигезләмә белнә танышырга мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100