news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшәүче шәҗәрәче Мансур Ганиев үз нәселенең 15 буынын эзләп тапкан

Татарстанның атказанган икътисадчысы, шәҗәрәләр төзүче Түбән Кама кешесе Мансур Ганиев шушы көннәрдә Казанга барып, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының (ИЯЛИ) кулъязмалар фондында акт белән 7 эшен тапшырды. Ул үз нәселенең 15 буынын эзләп тапкан. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Аларда Мансур Корбангали улының әтисенең морзалар нәселе шәҗәрәсе (15 буынга кадәр); әтисенең әнисе ягыннан 13 буынга кадәр шәҗәрәсе; 14 буынга кадәр әнисенең әтисе шәҗәрәсе, әнисенең әнисе ягыннан 13 буынга кадәр шәҗәрәсе; нәтиҗә схемалары, гаиләләренең килеп чыгышы турында белешмәләр бар. Бу хезмәтләрендә кем кызы булулары һәм туган еллары белән 36 әбисенең исеме; күбесенең туган еллары, үлгән еллары белән 70 бабасының исеме кертелгән.

Шулай ук, шәҗәрә агачлары Әлки һәм Түбән Кама районнарының тарихи мәгълүматлары белән тулыландырылган. Һәр авылда йөз ел элек күпме кеше яшәгәнлеге, хәзер күпме кеше калганлыгы һәм беткән авыллар турында белешмәләр бар.

Шул ук көнне Мансур ага Ганиев Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә үзенең әтисе һәм әнисе ягыннан төзегән нәсел шәҗәрәләрен алып килгән.

«Тынгы белмәс шәҗәрәче үз нәселенең 15 буынын эзләп тапкан. Нәселләре Чипкәнәй морзадан башлана. Мансур әфәнде Әлки районының 8 авылы халкының нәселе тамырлары билгеле икәнлеген дә әйтте. Шулай ук эшмәкәр Рәис Хәйруллинның шәҗәрәсен дә алып килде. Мансур Ганиевның хезмәте биниһая, эшләрен бизмәннәргә салып үлчәп бетерерлек түгел. Аңа рәхмәтебезне җиткерәбез, саулык-сәламәтлек телибез», — дип яза Дәрдемәнд исемендәге мәдәният үзәге җитәкчесе, журналист Флюра Абдуллина.

Фото: Мансур аганың шәхси архивыннан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100