news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яшәүче өлкән яшьтәге ир-ат счетчик алыштырырга теләп, 5 млн сумын югалткан

Түбән Камада 63 яшьлек ир-ат телефон мошенниклар корбаны булган һәм 4,8 млн сум акчасын югалткан. Бу хакта Татарстан Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Таныш түгел кешеләр аның белән мессенджердан сөйләшкән: башта «Энергосбыт»ның ялган хезмәткәре аның җир кишәрлегенең адресын һәм электр счетчигын алмаштырырга кирәклеген әйтә.

Аның артыннан Роскомнадзор хезмәткәре шалтырата һәм «Госуслуги»ны «ватуларын» хәбәр итә. Соңыннан хокук саклау органнары хезмәткәре кушыла һәм аңа карата җинаять эше ачылу турында куркыта, ә Росфинмониторинг хезмәткәре «акчаларны законсыз рәвештә алу»га юл куймаска күндерә.

Мошенникларга ышанып, ир-ат «имин счетка» 4,8 млн сум акча күчерә. Моның өчен ул кредит алган, үзенең вкладын япкан, акчасын алган, машинасын саткан һәм моны үзенең иминлеген тәэмин итү өчен кирәк дип санаган.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot