Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада яшәүче мессенджер аша машина сатып алмакчы булган һәм 3 млн сумын югалткан
Түбән Камада яшәүче хатын-кыз мессенджер аша автомобиль сатып алмакчы булган һәм мошенникларга юлыккан. Ул аферистларга 3 миллион сум акчасын биргән.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, хатын-кыз чит ил маркалы машина сатып алырга теләгән. Ул мессенджерларның берсендә Еропадан автомобиль сатылуы турында белдерү күргән һәм «менеджер» белән элемтәгә кергән. Менеджер белән сөйләшкәннән соң, хатын-кыз интернеттан бу компаниянең чынлыкта да бармы икәнлеген тикшергән. Шуннан соң ул тәкъдим ителгән хезмәтләрдән файдаланырга булган. Яклар килешү төзегән. Хатын-кыз 900 мең сум таможня түләвен җибәргән һәм автомобиль өчен 2,3 миллион сум түләгән.
Шуннан соң ул машинаны кайтаруларын көтә башлаган. Әмма берничә көннән аның белән «брокер» элемтәгә кергән һәм автомобильне таможнядан чыгару өчен тагын 3,7 миллион сум түләргә кирәклеге турында хәбәр иткән. Шуннан соң хатын-кыз алдануын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Интернеттан нәрсә дә булса сатып алганда бик сак булырга кирәк, дип кисәттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында. Барлык мәгълүматны тикшерегез, билгесез номерларга акча күчермәгез, дип чакырдылар ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз