Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада яшәүче ир-ат дүрт кредит алган һәм мошенникларга 10 миллион сум күчергән
Мошенниклар Түбән Камада яшәүче 38 яшьлек кешене алдаган. Ир-атка кәрәзле элемтә хезмәтләрен озайту тәкъдиме белән шалтыратканнар. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ир-ат полициягә хәбәр иткәнчә, аңа хатын-кыз шалтыраткан һәм үзен кәрәзле компания менеджеры дип таныштырган. Ул ир-атка сим-картасының вакыты чыгу турында белдергән. Килешүне озайту өчен ир кешегә смс-хәбәрдәге кодны атарга кушкан. Аннары исә аның белән имештер «Дәүләт хезмәтләре» порталы хезмәткәре элемтәгә кергән. Ир-атның аккаунтын мошенниклар «ватып кергән» һәм кредит алмакчы була, дип хәбәр иткән.
Ир-атка кредит рәсмиләштерергә һәм акчаларны «куркынычсыз счетларга» күчерергә тәкъдим иткәннәр. Соңрак ул ялган «Үзәк банк хезмәткәре»ннән инструкция ала һәм дүрт банкта 10 миллион сумлык кредитлар рәсмиләштерә. Аннары акчаларны мошенниклар счетына күчерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз