news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яшәүче ике кеше «Россия Федерациясенең атказанган химигы» исеменә лаек булды

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре бирү турында карарны имзалады. Күренекле Россия кешеләре арасында Түбән Кама хезмәткәрләре дә бар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Россия Федерациясенең атказанган химигы» дигән мактаулы исемгә «Түбән Кама Нефтехим»ның ике хезмәткәре лаек булды. Алар – олигомерлар һәм гликольләр заводының эшкәртү аппаратчысы Әдгать Вәлиев һәм автоматлаштыру үзәгенең контроль-үлчәү приборлары һәм автоматикасы буенча слесарь Сергей Галкин.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot