news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яшәүче гаилә алтын туйларын билгеләп үтте

Түбән Каманың никахлашу сараенда ЗАГС идарәсе белгечләре ирле-хатынлы Демидовларны гаилә тормышының алтын юбилее белән котладылар.

Сергей һәм Любовь 50 ел бергә яши, хезмәт стажлары зур, ә янәшәдә — яраткан балалары һәм оныклары. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Бу матур гаиләгә озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Традиция буенча юбилярларның исемнәре ЗАГС идарәсенең Мактаулы китабына кертелде.

«Без юбилярларны бу матур дата белән чын күңелдән котлыйбыз! Тагын күп еллар бергә бәхетле яшәүләрен телибез! Йортыгыз матур, җылы булсын, анда муллык һәм иминлек хөкем сөрсен!» — диделәр ЗАГС белгечләре юбилярларны котлап.

news_right_1
news_right_2
news_bot