Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада яшәүче блокадачы ханым 2 елда махсус операциягә 250 мең сум акча җибәргән
Түбән Камада яшәүче блокадачы Рукыя Сәхабетдинова махсус операциядә катнашучылар өчен ике елда барлыгы 250 мең сум акча тапшырган. Акчалар хәрбиләргә гуманитар ярдәм сатып алуга сарыф ителгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Бүген Рукыя Сәхабетдинова «Добрые сердца» төркеме җитәкчесе Лариса Орловага чираттагы тапкыр 50 мең сум акча тапшырды. «Мин аларга 50 мең сум бирергә телим. Егетләр исән-сау булсын», - дип теләде Сәхабетдинова.
93 яшьлек блокадачы үзе дә сугышның нәрсә икәнен яхшы белә. Фронттагы хәрби хезмәткәрләр өчен үз балалары өчен кебек борчыла. «Телевизор караганда кайчак хәтта йөрәк кадый, авырта башлыйм. Балалар газап чигә, безнең өчен алар әле балалар», — ди хатын-кыз.
Блокадачы ханым инде бишенче тапкыр хәрбиләргә ярдәм итү өчен шәхси акчаларын бирә. «Генераторлар, эретеп ябыштыру аппаратлары, егетләргә окоплар ясау өчен кирәкле төзелеш инструментлары, шулай ук җылы киемнәр сатып алдык», - дип сөйләде Орлова.
Бу юлы тапшырылган 50 мең сумга волонтерлар тагын ике генератор сатып алырга планлаштыра. Алар салкыннар вакытында хәрбиләргә бик кирәк булачак. Орлова әйтүенчә, мондый зур суммалар ярдәмендә алар тулы бер бүлекчәләрнең ихтыяҗларын тәэмин итә ала. «Ике ел ярым вакыт дәвамында бездә шундый биш пенсионер бар, әмма Рукыя апа – уникаль, ул даими рәвештә ярдәм күрсәтә», - дип уртаклашты Орлова.
Сәхабетдинова берничә айга бер тапкыр зур суммага акча тапшыра. Түбән Кама балалар йортына ярдәм итәргә дә өлгерә. Блокадачы әйтүенчә, егетләребез тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтсын һәм күк йөзе имин булсын өчен аңа бернинди акчалар да жәл түгел.
- Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
- 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз