news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшәүче 169 гаиләгә яңа фатир ачкычлары тапшырылды

Түбән Камада яшәүче 169 гаиләгә яңа фатир ачкычлары тапшырылды
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Бүген гаиләләр Түбән Каманың 49 нчы микрорайонындагы 92 нче яңа торак йортка күченде. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән яңа йортта социаль ипотека программасында катнашучылар – «Татнефть» ГАҖ хезмәткәрләре яшәячәк.

Түбән Каманың 169 гаиләсе яңа фатир ачкычларын алды. Тапшырылган йорт 10 катлы, дүрт подъездлы, фатирларның гомуми мәйданы 10,2 мең кв.метр тәшкил итә. Барлык фатирлар да сантехника, газ плитәләре, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары белән җиһазландырылган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Әлегә минем катнаш хисләрем - шатлыклы да, куркыныч та. Бу минем өчен җитди адым бит, - дип белдерде яңа фатирга күчүчеләрнең берсе Валерия Речкалова. - Ипотека турында уйламаган да идем. Предприятие беренчел взнос - 640 мең сум акча түләде. Бу бик яхшы ярдәм дип уйлыйм. Шушы көннәрдә мин үземнең ике бүлмәле фатирыма күчәргә җыенам».

Бу агымдагы елда тапшырылган өченче йорт. Якын арада 110 фатирлы йорт төзелеп бетәчәк. Анда яшь гаиләләр һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләре яшәячәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100