news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшь тикшеренүчеләр конференциясе Бөтендөнья фән көненә багышланды

Түбән Камада яшь тикшеренүчеләр конференциясе Бөтендөнья фән көненә багышланды
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камада 21нче тапкыр яшүсмерләрнең республика фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Ул танылган химия укытучысы Спиридон Молодцов истәлегенә һәм Бөтендөнья фән көненә багышланган.

Быел конференциягә Түбән Кама, Казан, Чаллы, Алабуга, Бөгелмә һәм Мөслим районнарыннан 250дән артык яшь тикшеренүче килде. Проектларны яклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 35 нче лицей базасында узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Балалар Түбән Кама химия-технология институты галимнәре һәм педагоглары алдында 19 секциядә чыгыш ясады.

Һәр секциядә җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм кыйммәтле бүләк алды, ә лауреатларга дипломнар тапшырылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100