news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Яшь тамашачы театрында хәрбиләрнең балалары өчен район башлыгы чыршысы булды

Түбән Камада Яшь тамашачы театрында хәрбиләрнең балалары өчен район башлыгы чыршысы булды
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Түбән Камада Яшь тамашачы театрында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен район башлыгы чыршысы булды. Аларга әкияти спектакль күрсәтте һәм татлы бүләкләр тапшырдылар. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр иттеләр.

Яңа ел тамашасын Түбән Кама хәрбиләренең 1500 баласы карады. Яшь тамашачы театры сәхнәсеннән Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, могҗизага һәм яхшы гамәлләргә ышанырга, зур хыялларга белән янарга һәм бөтен кайгыларны узып баручы елда калдырырга чакырды.

«Яңа елда Җиңү якынлашсын, өйләргә елмаю һәм шатлык килсен, Ватаныбыз сезнең якыннарыгыз ярдәмендә тагын да көчлерәк булсын! Сез – чын геройларның балалары! Ватанны саклаучы әтиләрегез белән горурланыгыз! Без дә алар белән горурланабыз! Сәламәт һәм көчле булып үсегез. Бәйрәм белән», - дип җиткерде Рамил Муллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100