Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Яшь сайлаучылар клубы ачарга җыеналар
Түбән Кама Советлар йортында Татарстан Түбән Кама муниципаль районы Яшь сайлаучылар клубын оештыру буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Яшь сайлаучылар клубы турындагы нигезләмә каралды. Очрашу кысаларында студентлар территориаль сайлау комиссияләре, хакимият бүлекләре, шәһәр һәм район Советлары эше белән танышты.
Клуб В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы базасында шәһәр һәм район территориаль сайлау комиссияләре ярдәме белән төзелә. Ул яшь буынның актив тормыш алып баруын һәм гражданлык позициясен арттыру максатыннан оештырыла. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Ул 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге, үз фикерләрен иркен белдерә алган, күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерергә, бергәләп иҗтимагый-сәяси проблемалар турында фикер алышырга, конструктив тәкъдимнәрен кертергә һәм идеяләре, планнары һәм проектлары белән уртаклашырга теләгән яшьләр җәмгыяте булачак.
Клуб үз алдына яшьләрдә сайлау хокукы, процесс һәм сайлауларга уңай мөнәсәбәт турында күзаллаулар формалаштыру, сайлау процедурасына кызыксынуны арттыру һәм яшьләрнең игътибарын сайлау хокукының актуаль мәсьәләләренә җәлеп итү бурычларын куя.
Клубның оештыру җыелышы һәм рәисне сайлау 5 апрельгә билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз