news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яшь инспекторларның профильле сменасы ачылды

Түбән Камада яшь инспекторларның профильле сменасы ачылды
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камада «Камский Артек» лагере базасында яшь инспекторларның профильле сменасын ачу тантанасы булды. Профильле сменада Татарстаннан 200дән артык бала катнашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Без сезне «Камский Артек» лагеренда сәламләүгә шатбыз, алда ял итү һәм яңа белемнәр алу өчен бер атна бар. Без сезнең монда сәламәтлегегезне ныгытуыгызны, хәлегезне яхшыртуыгызны һәм, әлбәттә, тормышыгызда кирәк булачак барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерүегезне телибез», – дип сәламләде Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин яшь инспекторларны.

«Яшь инспекторлар отряды 1973 елда оештырылган. Алар 50 ел элек тә, бүген дә велосипедта оста йөрүче һәм дусларын, башлангыч сыйныф укучыларын куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүгә зур җаваплылык белән караган малайлар һәм кызлар», - диде ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов һәм профильле смена барышында яшь инспекторлар һичшиксез яңа белем һәм күнекмәләр алачакларына ышаныч белдерде.

«Камский Артек» лагереның балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләнүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру үзәге директоры Анастасия Кикнадзе балаларга иҗади уңышлар һәм якты эмоцияләр теләде.

Профильле смена барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен теориядә өйрәнеп кенә калмыйча, белемнәрен практикада кулланачак. Шулай ук профильле смена кысаларында яшь инспекторлар үзләре дә яктылык кайтаручы элементлар ясаячак, Дәүләт автоинспекциясенең махсус техникасы белән танышачак, велосипед белән идарә итүдә үз осталыкларын тикшерәчәк.

Балаларны бәйгеләр, ярышлар һәм мастер-класслар белән кызыклы атна көтә. Республика форумы профильле сменаның финалы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot