news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

​​​​​​​Түбән Камада яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырылды

​​​​​​​Түбән Камада яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырылды
Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Бүген Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин ике яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елда Түбән Кама муниципаль районы «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашучылар арасында яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту өчен торак бәясенең 35 проценты күләмендә түләүсез дәүләт субсидиясен кертте. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сафиннар һәм Федоровлар гаиләсенә дәүләт ярдәме белән уңайлы торак сатып алырга мөмкинлек тудырылды. Тантанада катнашучыларны Рамил Муллин котлады һәм аларга сертификатлар тапшырды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot