news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшь армиячеләр һәм укучылар «Кыш бабай бул!» акциясендә катнашты

Түбән Камада яшь армиячеләр һәм укучылар «Кыш бабай бул!» акциясендә катнашты
Фото: https://nkamsk-rt.ru

Түбән Камада яшь армиячеләр һәм 1нче гимназия укучылары «Кыш бабай бул!» акциясендә катнашты. «Кыш бабай бул!» акциясе кысаларында китерелгән бүләкләр саны арта бара. Бүген беренче гимназия укучылары да чыршы астына бүләкләр китерде. Алар бу акциядә ел саен катнаша. Бу юлы алар 20 тартма бүләк алып килгән. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.

«Барлык балаларда да бәйрәм булырга тиеш. Шуңа күрә без бу акциядә катнашырга булдык. Кыш бабай балаларга таратсын өчен без 20 тартма бүләк китердек», — дип уртаклашты 1нче гимназия укучысы Дауд Хәйбуллин.

27нче мәктәп укучылары да Кыш бабайга ярдәм итәргә теләк белдерде. Яшь армиячеләр отряды татлы бүләкләр, буяулар, уенчыклар сатып алды. Отряд составында 80нән артык кеше. Алар барысы да бу чарада бик теләп катнаша һәм Кыш бабайга мөмкин кадәр күбрәк балаларны бәхетле итәргә булышалар.

«Без — 27нче мәктәп яшь армиячеләре ел саен бу могҗизалы акциядә катнашабыз, балаларның сәламәт һәм бәхетле булуын телибез», — дип билгеләп үтте яшь армияче Андрей Мельников.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100