news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада янгыннан зыян күргән 25 кеше стационарда кала

Түбән Камадагы предприятиедә янгыннан зыян күргән 25 кеше стационар дәвалануын дәвам итә. Бу хакта Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 6 апрель иртәсенә медицина учреждениеләрендә 25 кеше бар. Аларның унысы – Мәскәүнең медицина оешмаларында, алтысы – Республика клиник хастаханәсендә, тагын тугызы Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә дәвалана.

70 зыян күрүчегә амбулатор ярдәм күрсәтелгән. Бүген бер кеше хастаханәдән өенә чыгарылган.

«Барлык пациентларда да сәламәтләнүнең уңай динамикасы күзәтелә», – дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Исегезгә төшерәбез, 31 март көнне «Түбән Кама Нефтехим» заводында полимеризация матдәсе түгелү нәтиҗәләрен бетергәндә, газ катнашмасының януы һәм аннан соң установкада янгын чыкты. Фаҗига нәтиҗәсендә предприятие, подряд оешмалары һәм янгын-коткару хезмәте хезмәткәрләре зыян күрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot