Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада янгында һәлак булган Марат Нәҗипов белән хушлаштылар
Түбән Камада «Нефтехим»да янгын сүндергәндә һәлак булган янгын сүндерүче Марат Нәҗипов белән хушлашу тантанасы узды. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин үзенең МАХ каналында хәбәр итте.
«Бүген Марат Нәҗипов белән хушлаштык – яшь янгын часте командиры, чын сакчы – янгын сүндерүче. Көчле була белгән, башкалар артына яшеренмәгән, алга барган егетләр белән саубуллашканда һәрвакыт сүз табуы кыен. Бу кешеләр – юл күрсәтүче йолдызлар, алар үз артыннан алып бара ала. Марат шундый иде», – дип язды Метшин.
Элегрәк «Татар-информ» 29 нчы янгын часте бүлегенең 27 яшьлек командиры Марат Нәҗиповның 31 мартта батырларча һәлак булуы турында язган иде. Ул гадәттән тыш хәл урынына беренчеләрдән булып килде һәм шунда ук кешеләрне коткарырга керешә. Ул вакыйгаларның иң кызган җиренә килеп эләгә - нәкъ менә шул вакытта шартлау ишетелә. Марат тормыш белән ярашмаслык җәрәхәтләр алды.
Һәлак булучыны күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен дәүләт бүләгенә тәкъдим итәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз