news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада янгын сүндерүчеләр суга төшкән пошины коткарган

Түбән Камада янгын сүндерүчеләр суга төшкән пошины коткарган
Фото: http://nkamsk-rt.ru/

Түбән Кама сәнәгать зонасы территориясенә 5 июньдә якынча иртәнге сәгать 6да яшь поши керә. Анда ул суга төшә һәм мөстәкыйль рәвештә чыга алмый. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

«Урман ягыннан тәбәнәк койма бар, күрәсең, ул аны сикереп кергән. Су эчәргә иелгән дә, таеп китеп, суга төшкән», — дип аңлатты янгын сүндерү хезмәте отрядының кизү сменасы җитәкчесе Владимир Шипков.

Урман хайванына ярдәмгә коткаручылар килә. Поши сулыкның текә һәм тайгак кырыйларыннан менә алмый, шуңа күрә күбрәк су өстәргә, ә почмакларга тукымасыман җәймә җәяргә булалар.

Бау ярдәмендә хайванны кирәкле якка юнәлтәләр, аннан ул коры җиргә менә. Операция ярты сәгать дәвам итә.

Поши, койма аша сикереп, исән-имин табигатькә әйләнеп кайтты.

news_right_1
news_right_2
news_bot