news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яна торган фатирдан әбине коткарганнар

Түбән Камада яна торган фатирдан олы яшьтәге хатын-кызны коткарганнар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кичә Вокзал урамындагы 6а йортындагы фатирларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр фатирларның берсендә җиһазлар януын ачыклаган. Төтен баскан бинада алар 81 яшьлек хатын-кызны аңсыз хәлдә тапкан. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар.

Янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәте тикшерүчеләре ачыклаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot