Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада яңа футбол мәйданчыклары төзелә
Түбән Камада Чулман Арена янында футбол мәйданчыкларын төзү дәвам итә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Искәртеп узабыз, биредә тиздән ике яңа футбол кыры барлыкка киләчәк. Берсенең мәйданы – 30га 60 метр, икенчесе 40ка 20 метрны тәшкил итә. Түбән Кама муниципаль районының Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Александр Клипачев сүзләренә караганда, яшь футболчылар беренче тренировкаларына октябрь уртасында ук керешә алачак.
«Түбән Камада Яшь футболчыларны әзерләү үзәге үсү сәбәпле, Россия футбол берлеге ике футбол кыры төзү өчен материал бүлеп бирде. Хәзерге вакытта «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ өстәмә финанс ярдәме белән, футбол кырының ясалма үләнен җәю өчен нигез әзерләнә. Икенче футбол кыры мәйданчыгында әзерлек эшләре башланды гына әле», – дип сөйләде Александр Клипачев.
«Нефтехимик» футбол клубының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Владислав Французов аңлатып узганча, яшь спортчыларга зур ярышларда катнашыр өчен мондый кырлар кирәк.
«Кече футбол кыры 2014 елда туган балалар өчен билгеләнгән. Алар ТР Футбол кубогы ярышларында чыгыш ясый алачак. Өстәвенә, хәзер капканы төп кырга кую зарурлыгы юк, алар кече футбол кырында шөгыльләнәчәк, беренче чиратта – бу аларның куркынычсызлыгы. Икенче футбол кыры 2012-2013 елгы балалар өчен. Яңа мәйданчыклар зур кырны һәм манежны бушатачак. Без шулай ук мөмкин кадәр күбрәк малайларны футболга җәлеп итә алачакбыз. Хәзер безнең клубта 467 бала шөгыльләнә», – диде спорт мәктәбе җитәкчесе Владислав Французов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз