Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада Яңа ел каникулында күңел ачу программасы билгеле
2 - 8 гыйнвар көннәрендә Түбән Кама паркларында һәм скверларында күңел ачу чаралары узачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
2 гыйнвар
11.00 сәгатьтә «Велики» паркында «Кыш бабай эзләре буенча» Яңа ел эстафетасы узачак.
12.00 сәгатьтә Лемаев мәйданында «Путешествие дракона Гоши» мастер-классы белән уен программасы планлаштырылган.
Кызыл Чишмә бистәсе яры буенда 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «Күңелле каникуллар» уеннары планлаштырылган.
Шул ук көнне шәһәрнең «СемьЯ» паркында 15.00 сәгатьтә «Яңа ел калейдоскобы» концерт программасы планлаштырылган.
3 гыйнвар
11.00 сәгатьтән «СемьЯ» паркында «Мы с тобой снежок лепили» күңел ачу программасы планлаштырылган. Шул ук вакытта «Велики» паркында «Күңелле кышкы стартлар» узачак.
13.00 сәгатьтә Кызыл Чишмә бистәсе яр буенда «Күңелле каникуллар» уеннары көтә.
4 гыйнвар
11.00 сәгатьтә Лемаев мәйданында «Рождественская круговерть» бәйрәм уеннары узачак.
13.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында «Забавы зимушки-зимы» музыкаль күңел ачу программасы узачак.
«Яңа ел каруселе» уеннар фестивале «Гаилә» паркында 12.00 сәгатьтә, ә «Велики» паркында 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр чыршы тирәсендә «Эй, народ, вставай на хоровод» уеннар узачак.
5 гыйнвар
Лемаев мәйданында 12:00 сәгатьтә спорт ориентирлашуы узачак.
13.00 сәгатьтә Красный Ключ поселогы яры буенда «Рождественская гонка» квест-уены узачак.
Шул ук көнне «Велики» паркында 11.00 сәгатьтә «Кар бабай белән ярыш» спорт уены узачак.
Ә Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында 13:30 сәгатьтә хәрәкәтчән уеннар һәм викториналар белән «Что за чудо снеговик» дигән күңелле спорт сәгате узачак.
6 гыйнвар
Лемаев мәйданында 11.00 -12.00 сәгатьләрдә «Мы с тобой снежок лепили» балалар өчен күңел ачу программасы планлаштырылган.
«СемьЯ» паркында 12:00 сәгатьтә Раштуа ярминкәсе булачак, теләгән һәркем халык уеннарына һәм күңел ачуларга кушыла алачак.
7 гыйнвар
Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында 13:00 сәгатьтә «Свет Рождественской звезды» әдәби-уен программасы узачак.
«Велики» паркында 11:00 сәгатьтә Идел буе халыкларының борынгы уеннар фестивален үткәрү планлаштырыла.
«СемьЯ» паркында 16:00 сәгатьтә «Кышкы моңнар» концерты узачак.
8 гыйнвар
13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Кызыл Чишмә бистәсе яры буенда «Кышкы күңел ачулар» программасы узачак. Шулай ук уеннар 11:00 сәгатьтә «Велики» паркында планлаштырылган.
Лемаев мәйданында 16:00 сәгатьтә «Кышкы моңнар» концерты узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз