news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яңа ел каникулларында иллегә якын сабый дөньяга килгән

Яңа ел каникуллары вакытында Түбән Каманың бала тудыру йортында 48 сабый дөньяга килгән. Бу хакта перинаталь үзәк һәм балалар хастаханәсендә хәбәр иттеләр.

Дөньяга килгән балаларның 25е — кыз һәм 23е — малай. Ике гаиләдә игезәкләр туган. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

«Без яшь ата-аналарны шундый күңелле Яңа ел бүләкләре белән котлыйбыз! Зур, көчле һәм бәхетле үсегез», — дип теләде табиблар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100