Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада яңа «Ак каен» мәчетенең стеналарын тышлауны төгәлләделәр
Түбән Каманың 35а микрорайонында урнашкан «Ак каен» мәчетен төзү дәвам итә. Төзелешнең чираттагы этабы — мәчет диварларын тышлау тәмамланган. Мәчетне ачык төстә төзергә, аны заманча архитектура стилендә ясарга ниятлиләр. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.
Мәчет төзелеше 2019 елның кышында башлана. Шул вакытта беренче субайлар сугыла. Стеналарны 2020 елда торгызалар. Шулай ук манара да куелган.
«Мәчет төзелешенең чираттагы этабы тәмамланды — мәчетебез тышланды. Без моңа берничә ел бардык, узган ел кирпеч материалларына акча җыйдык», — дип билгеләп үтте «Ак каен» мәчете имам-хатыйбы Рәйхан хәзрәт Нәҗметдинов.
Планлаштырылганча, мәчеттә ачык төсмерләр өстенлек итә, фасады 721 намаз келәме рәвешендә клинкер кирпеч белән тышланган. Бу эшкә 50 меңнән артык кирпеч тотылган. Мәчет стильле дизайны белән аерылып торачак. Объектның яртысыннан артыгы әзер дип әйтергә була.
Бина эчендә мәчетнең мәйданы якынча 1,4 мең квадрат метр. Намаз заллары 450 кеше сыйдырышлы. Мәчет иганәчеләр ярдәме белән төзелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз