news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада ялгыз аккош баласын коткарганнар

Түбән Камада ялгыз аккош баласын коткарганнар
Фото: https://tat.e-nkama.ru/

Түбән Кама районында «Төзүче» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендәге кешеләр күлдә ялгыз аккош баласын тапкан. Ялгыз кошчык берничә көн йөзгән, һәм аны даими рәвештә үрдәкләр эзәрлекләгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Аккош баласы өчен борчылып, дачада яшәүчеләр белгечләргә мөрәҗәгать иткән. Урынга Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге җитәкчесе Эдуард Иванов тиз арада килеп җиткән. Ул кошчыкны коткарган һәм вакытлыча аны өенә алып киткән.

«Хәзер ул минем өемдә. Кошчыкны караячакмын, күзәтәчәкмен. Әти-әнисе күлгә кайткач, кошчыкны гаиләсенә кайтарырга тырышачакбыз», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot