news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Химик көнен зурлап билгеләп үттеләр

Түбән Камада Химик көнен зурлап билгеләп үттеләр
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Тантаналы чарадан һәм боз тамашасыннан соң, эстафета таякчыгын бәйрәм мәйданчыгы - Нефтехимиклар паркы кабул итте. Сәхнәдә беренчеләрдән булып шәһәрнең балалар коллективлары чыгыш ясады. Аннан соң «Түбән Кама нефтехим»ның иҗат коллективлары һәм чакырылган артистлар үзләренең талантларын күрсәттеләр.

Химик көненә һәм «Түбән Кама нефтехим»ның 55 еллыгына багышланган «Химиклар шәһәре» велоквестында һәм «Мин һәм химия» фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама тамашачысының көчле алкышлары астында «Түбән Кама Нефтехим»ның «КРОССофЧИКИ» командасына шәһәрнең спорт кибетләренең берсенә 50 мең сум күләмендә сертификат тапшырылды. Икенче урынга һәм 30 мең сумлык сертификатка «Бутерброды» нефть химиячеләре командасы ия булды. «Велики» паркын тәкъдим иткән «Молния» командасы 15 мең сумлык сертификат алды.

Бәйрәм сәхнәсенә «Мин һәм химия» фотоконкурсында җиңүчеләр дә чакырылган иде. Сергей Белобров һәм Ләйсән Хәлиуллинага бәхет елмайды, аларга Себернең чын энҗесе – Тобольск шәһәренә ике кешегә ял көне турына сертификат тапшырылды.

Күптән көтелгән эстрада җырчысы Олег Газманов һәм «Эскадрон» төркеменең чыгышын тамашачылар җылы каршылады. Артист үзенә хас дәртле кәеф белән алтын хитларын башкарды, ә Түбән Кама тамашачысы аңа кушылып җырлады, биеде, рәхәтләнеп күңел ачты.

Химик көне күңелле дискотека һәм төнге күккә атылган төсле салют белән тәмамланды.

Бу хакта тулырак: https://tat.e-nkama.ru/news/746/105930/© Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100