news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада хезмәтне саклау буенча белгечләр командалары арасында осталык бәйгесе булды

«Ковер» яшьләр инициатива үзәгендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган хезмәтне саклау белгечләре командалары арасында осталык бәйгесе узды. Бәйгене Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «Хезмәт иминлеге» өстәмә һөнәри белем бирү шәхси белем бирү учреждениесе оештырды.

Чарада Түбән Кама муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып баручы оешмаларның йөзгә якын вәкиле катнашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Соңгы тапкыр бәйге 2019 елда булган. Быел әлеге традицияне яңарту тәкъдимен бюджет өлкәсе оешмалары һәм сәнәгать предприятиеләре белгечләре дә, күзәтчелек органнары вәкилләре дә хуплады.

Бәйге нәтиҗәләре буенча бюджет өлкәсе белгечләре командалары арасында 1 урынны «Балкыш» командасы, 2 урынны «Без – беренчеләр» командасы, 3 урынны «Инструкция» командасы алды. Бәйге нәтиҗәләре буенча сәнәгать оешмалары белгечләре командалары арасында җиңүчеләр: 1 урында - «ТБ – шник» командасы, 2 урында - «Син үзең -ТБ – шник» командасы, 3 урында - «Профи» командасы.

Тамашачылар симпатиясе призына «Без – беренче» командасы капитаны Светлана Аидова һәм «Син үзең –ТБшник» командасы капитаны Инна Фролова ия булды.

Шулай ук катнашучылар өчен иганәчеләрдән бүләкләр уйнатылды, хезмәтне саклау темасына балалар рәсемнәре бәйгесендә катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды. Шулай ук кунакларга һәм катнашучыларга укытуда яңа хезмәт күрсәтү тәкъдим ителде: виртуаль чынбарлык шлемы кешене тулысынча виртуаль киңлеккә чумдыра һәм зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү һәм янгын сүндерү күнекмәләрен практикада сынап карарга мөмкинлек бирә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100