Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада хезмәтне саклау белгечләре арасында осталык конкурсы игълан ителде
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты хезмәтне саклау белгечләре арасында осталык конкурсы игълан итә. Конкурс Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышлана, ул ел саен 28 апрельдә билгеләп үтелә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Әлеге чара хезмәтне саклау һәм сәнәгать иминлеге өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга, аварияләрне кисәтү буенча профилактик эшне активлаштыруга, производство травматизмы һәм һөнәри авыруларны кисәтүгә, эш урыннарында куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә, Түбән Кама муниципаль районы территориясендәге барлык предприятиеләрдә һәм оешмаларда хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы буенча эшне камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Бәйгедә хезмәтне саклау буенча белгечләр, оешмаларның хезмәтне саклау хезмәтләре җитәкчеләре, шулай ук һөнәри эшчәнлеге турыдан-туры хезмәтне саклау процессларын гамәлгә ашыру белән бәйле булган һәм оешмаларда даими нигездә эшләүче, аларның оештыру-хокукый формаларына һәм икътисади эшчәнлек төрләренә карамастан, Түбән Кама муниципаль районы территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы башка һөнәр ияләре дә катнаша ала.
Хезмәтне саклау буенча осталык конкурсы бишәр кешелек командада эшләүне күздә тота. Чара барышында уеннар форматындагы биремнәр, ситуацияле биремнәрне чишү, тестлар һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим ителә. Чарада катнашучылар истәлекле бүләкләргә ия була.
Бәйгедә бер конкурс хезмәтне саклау темасына балалар рәсемнәре этабын үз эченә ала. Әлеге этапта катнашырга теләсәң, гаризага баланың иҗаты сканерын кушарга кирәк була.
Чара 26 апрельдә бюджет оешмалары һәм 27 апрельдә башка категория оешмалары өчен үткәреләчәк.
Катнашу өчен 20 апрельдән дә соңга калмыйча конкурста катнашу өчен гариза һәм катнашучының теләге буенча башка документлар бирелә. Теркәлү өчен сылтама: https://forms.yandex.ru/cloud/642aa42bc09c020ef0cf98a0/.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз